Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы күп балалы аналарның вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы турында искәртте
Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар, җитәрлек стажы булган очракта, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Бу хакта Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сөйләгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«<...> өч һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларның (балаларга сигез яшь тулган һәм хатын-кызның кимендә 15 ел эш стажы һәм 22 индивидуаль пенсия коэффициенты булган очракта) вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар», – дип билгеләде белгеч.
Өч бала тапкан хатын-кызлар пенсиягә 57 яшьтә, дүрт бала тапкан хатын-кызлар 56 яшьтә, биш яки аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар 50 яшьтә чыга ала.
Ике бала тапкан хатын-кызлар авыр климат шартларында озак еллар эшләгән һәм 20 ел яки аннан да күбрәк стажы булган очракта 50 яшьтә пенсиягә чыга ала. Сүз Ерак Төньяк районнарында кимендә 12 ел яки аларга тиңләштерелгән өлкәләрдә 17 ел эшләү турында бара, дип аңлатты Финогенова.
Россиядә күп балалы әтиләр өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге каралмаган.
Индивидуаль пенсия коэффициентлары – ул пенсия күләмен билгели торган баллар. Хәзерге вакытта индивидуаль пенсия коэффициентларын иң күбе алты ел дәвамында бала караган өчен, ягъни дүрт декрет ялы өчен алырга мөмкин.
Икътисадчы билгеләп үткәнчә, 2025 ел башында күп балалы аналарга иминият пенсиясен билгеләгәндә исәпкә алына торган стажга кертелә торган еллар санын алты ел итеп чикләүне бетерү мөмкинлеге каралды. «Әгәр закон проекты кабул ителсә, пенсия алучы өчтән артык баласы булган аналарның пенсиясе яңадан исәпләнергә мөмкин. Моның өчен Россия Социаль фондына гариза бирергә кирәк булачак», – дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз