news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы кредитны законлы рәвештә түләмәү мөмкин булган очракларны атады

Россиялеләр билгеле бер шартларда кредитны өлешчә генә түләү һәм хәтта бурычны тулысынча «кичерү» хокукына ия. Тик әлеге шартларны куанычлы дип атап булмый. Икътисадчы Алексей Кричевский «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч әйтүенчә, әгәр әҗәт иминиятләштерелсә, страховка очракларында (бурычлы кеше имгәнсә яки вафат булса) аны иминият компаниясе түли. Шәхси белешмәсе килешүдә дөрес күрсәтелмәгән очракта да, бурычка алучының әҗәтне түләмәскә хакы бар. Моннан тыш, бурычка алучылар, процент түләмәс өчен, ике атна эчендә әҗәтен тулысынча кайтара ала.

Икътисадчы хәбәр иткәнчә, гражданинның дәгъва вакыты чыккач һәм өченче затлар ярдәмендә бурычны сатып алгач кредитны өлешчә капларга хакы бар. Банкротлар исә кредит түләүдән азат ителә, дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot