news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы көнбагыш мае кыйммәтләнүе турында кисәтте

Икътисадчы көнбагыш мае кыйммәтләнүе турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә көнбагыш мае 2-2,5 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшүдә мондый фаразны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары, икътисад фәннәре докторы Леонид Холод әйтте.

Элегрәк, «Известия» газетасы язганча, 2025 елда көнбагыш мае чыгару 5 процентка кимергә мөмкин.

«Теориядә тәкъдимнәрне 5 процентка кыскарту бәяләрне 2-2,5 процентка үстерү өчен потенциал бирә. Шул ук вакытта әлеге продуктка бәяләрнең кискен артуын көтәргә кирәкми. Әгәр базарда ясалма рәвештә шау – шу кузгатмасалар, бәяләрнең мондый артуы хәтта сизелмәячәк тә», - диде Холод.

news_right_1
news_right_2
news_bot