news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы Игорь Балынин 2026 елда эшсезлек буенча пособие күләмен атады

2025 ел нәтиҗәләре буенча инфляция 7 процент тәшкил иткән очракта, 2026 елның 1 февраленнән эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен 1887 сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ»га икътисад фәннәре кандидаты, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте.

«Әгәр быел инфляция 7 процент тәшкил итсә, 2026 елның 1 февраленнән эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1887 сумга кадәр, ә максималь күләме пособиене түләү чорының беренче өч аенда 16097 сумга кадәр, киләсе 3 айда 6292 сумга кадәр арттырылачак. Әгәр 2025 елда инфляция дәрәҗәсе күрсәткече башка булса, 2026 елның 1 февраленнән индексация агымдагы күрсәткечне исәпкә алып башкарылачак», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул өстәп әйткәнчә, эшсезлек буенча пособие күләме елга бер мәртәбә агымдагы елның 1 февраленнән узган елдагы куллану бәяләре үсеше индексыннан чыгып индексацияләнә. Мәсәлән, 2025 елның 1 февралендә минималь түләүне 9,5 процентка, яки 1611 сумнан 1764 сумга кадәр арттырдылар. Агымдагы елда пособиенең максималь күләме (индексацияне исәпкә алып) пособие түләү чорының беренче өч аенда 15044 сум, ә дүртенче айдан башлап 5880 сум тәшкил итә.

«Ерак Төньяк районнарында һәм аларга тиңләштерелгән җирләрдә, шулай ук хезмәт хакына район коэффициентлары билгеләнгән районнарда эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләмнәре район коэффициенты күләменә арттырыла», – дип йомгаклады сүзен Балынин.

news_right_1
news_right_2
news_bot