news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы гражданнарга Россия Пенсия фондына күчерелгән акчаны тикшерергә киңәш иттте

Гражданнарга Россия Пенсия фондына күчерелгән акча күләмен һәрчак тикшерергә кирәк. «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Россия халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева шундый киңәш бирде.

Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча эш бирүчегә таянырга ярамый, чөнки барысы да үз вазифаларын намус белән үтәми, шуның аркасында хезмәткәрләргә түләүләрнең бер өлеше җитмәскә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Мондый хәлләр булмасын өчен, икътисадчы салым инспекциясе порталлары яки Фондның үзе аша Россия Пенсия фондына күчерелгән акча күләмен күзәтергә киңәш итте.

Ул эш бирүченең Россия Пенсия фондына һәм Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына хезмәт хакының 22, 2,9 һәм 5,1 процентын күчерергә тиешлеген искәртте. Шулай ук хезмәткәр бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү рәвешендә 0,2-8,5 процент күләмендә акча күчерелүгә хокуклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100