Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы ел ахырына доллар курсы нинди булачагын фаразлады
Икътисадчы Василий Колташов ел ахырына кадәр доллар курсы җитди үзгәрмәячәк дип саный. Ул үз фикере белән «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында уртаклашты.
«Күрәсең, доллар бәясе бер доллар өчен 80–81 сумнан югары күтәрелмәс. Мөгаен, ул хәтта 80 сумнан да түбәнрәк булыр һәм без елны шундый күрсәткечләр белән тәмамларбыз. Моның сәбәбе шунда: Россия сәүдәне сумнарда алып бара, илебезгә зур күләмдә сум кереме кайта. Бу илкүләм валюта курсының ныгуына ярдәм итә», – диде Колташов.
Икътисадчы билгеләп үткәнчә, элек валюта керемен сатып алу нефть бәяләренә карап курсның кискен үзгәрүенә китерә иде.
«Хәзер инфляциягә каршы аерым чаралар белән көрәшәләр, ә 2025 елда сум курсы, күреп торуыбызча, яхшырды», – дип йомгаклады әңгәмәдәшебез.
Россия Хөкүмәте 17 елга исәпләнгән озак сроклы икътисади фаразны тәкъдим итте. РФ Финанс министрлыгы документында төп һәм консерватив сценарийлар каралган. Икесендә дә сум үз позицияләрен көчсез саклый, ә федераль бюджет дефицитлы булып кала. Фаразлар буенча, 2026 елда доллар курсы – 92,2 сум, 2030 елда – 104,9 сум, ә 2036 елда 118,2 сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз