Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы бер көн дә эшләмәгән кешеләр өчен пенсия алу шартларын атады
Хезмәт стажы булмау кешене пенсиясез калдырмый, әмма аның күләмен һәм билгеләнү вакытын сизелерлек үзгәртә. Беркайчан да рәсми рәвештә эшләмәгән россиялеләр нинди түләүләргә исәп тота алуы турында «Прайм» агентлыгына Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.
«Әгәр кешенең хезмәт стажы булмаса һәм хәтта бер генә көн дә эшләмәсә дә, ул барыбер пенсиягә исәп тота ала, ләкин картлык буенча пенсиягә түгел, ә гомум кабул ителгән пенсия яшеннән биш елга соңрак социаль пенсиягә», — дип сөйләде ул.
Хатын-кызлар өчен бу бусага – 65 яшьтә, ирләр өчен 70 яшьтә җитә.
Социаль пенсия күләме иминият пенсиясеннән сизелерлек түбәнрәк. Икътисадчы аңлатканча, Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, 2025 елның 1 гыйнварына картлык буенча уртача иминият пенсиясе якынча 24,8 мең сум тәшкил иткән, ә уртача социаль пенсия — 13,5 мең сумнан аз гына артык.
Әмма дәүләт эшләмәүче пенсионерның кереме төбәк яшәү минимумыннан түбән булмаячагын гарантияли. Бу очракта өстәмә социаль түләү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз