Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы Беляев милекне иминиятләштерүнең нинди очракларда отышлы булуын аңлатты
Кредит рәсмиләштергәндә аны иминиятләштерү - файдалы алым, әмма Россиядә ул әлегә алай киң таралмаган. Финанс аналитигы Михаил Беляев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Бездә күпләр иминиятләштерү, гәрчә бу файдалы алым булса да, өстәмә чыгымнарга китерә дип саный, ул Россиядә, кызганычка, әлегә алай киң таралмаган», -диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул кайбер очракларда, мәсәлән, йорт төзегәндә, иминиятләштерү гаять зур роль уйнарга мөмкин, дип аңлатты.
«Әйтик, иминият компанияләре, сез елга буенда төзисез дип, йортыгызны төзелеш этабында иминиятләштермәскә мөмкин, ә язгы ташу ел саен күзәтелә, шуңа күрә өйнең су астында калу куркынычы бик югары. Әмма альтернатива сыйфатында сезгә йортыгызны башка урында салыгыз дип әйтергә яки иминиятләштерүдән бөтенләй баш тартырга мөмкиннәр. Мондый очракларда иминият компанияләре нәрсә ярый һәм һәм ярамавын җайга салучылар булып тора», - дип мисал китерде Беляев.
Шулай ук, әгәр сүз шул ук йорт турында бара икән, иминият компанияләре өйне нинди материаллардан төзергә җыенуыгызны тикшерәчәк.
«Әгәр, мәсәлән, йортыгызны су баса, янгын чыга икән, бездә кешеләр дәүләттән ярдәм сорый, ә Көнбатыш мондый очракта булышудан баш тарталар. Чөнки куркыныч янаган зонада урнашкан корылманың иминиятләштерелергә тиешлеген күздә тоткан иминият институты бар бит», – дип белдерде финанс аналитигы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз