Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы Беляев кредит картасын кулланганда «тозакка эләгү» куркынычы турында кисәтте
Кредит картасын рәсмиләштергәндә килешүне игътибар белән укырга кирәк, чөнки анда мәҗбүри түләүне вакытында түләмәү турында язылган шартларны яхшылап өйрәнмәгән очракта «тозакка эләгү» куркынычы бар. Бу хакта «Татар-информ»га финанс аналитигы Михаил Беляев хәбәр итте.
«Акчалар сез мәҗбүри түләүне салгач түгел, ә акчалар сезнең счетка килеп урнашкач кына банкка кайтарылган дип санала. Ә алар бурычны түләгәннән соң ике-өч көннән генә счетка килеп урнашырга мөмкин», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Беляев түбәндәге ситуацияне мисалга китерде: әйтик, сез кредит картасына һәр айның 21нче көненә кадәр мәҗбүри түләү кертергә тиеш. Сез бурычыгызның бер өлешен нәкъ менә 21нче көнне түләдегез. Ләкин акчалар счетка 23-24нче көнгә генә килеп җитәргә мөмкин.
«Банк түләүне әлеге өч көнгә тоткарлаган өчен процентлар исәпли ала», – дип кисәтте финанс аналитигы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз