Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икътисадчы Беляев ипотека ставкаларын 5 процентка кадәр төшерергә тәкъдим итте
Россиядә бүгенге торак бәяләрен исәпкә алганда, ипотека ставкалары 5-8 процент булырга тиеш. Бу фикерен «Татар-информ» хәбәрчесе белән финанс аналитигы Михаил Беляев уртаклашты.
«Торакның хәзерге бәясен исәпкә алсак, минемчә, ипотека ставкалары 5 проценттан да югары булмаска тиеш. Шулай да, мин россиялеләр 6-8 процент дәрәҗәсендәге ставканы да үзләштерә алыр иде дип уйлыйм», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул, бу ставка күләменең Россиядә ипотека кредиты срогы Көнбатыштагыга караганда кыскарак булуын исәпкә алып әйтелгәнен ассызыклады.
«Чөнки ипотеканың срогы кредитны каплауның гомуми күләмен билгели, кеше төп бурыч суммасын да, аның процентларын да түли. Ә срок никадәр кыска булса, түләү абсолют зурлыкта шулкадәр күбрәк була», – дип нәтиҗә ясады Беляев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз