news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы торак-коммуналь хезмәтләрнең кайсылары өчен түләмәскә мөмкин булуын әйтте

Йортларда яшәүчеләр идарәче компанияләр тарафыннан куелган өстәмә хезмәтләрдән баш тартырга хокуклы, дип сөйләде Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Эксперт су, пычрак суларны агызу, чүп-чар чыгару, электр һәм газ белән тәэмин итү, җылылык, ресурслар белән тәэмин итүдән баш тартырга ярамавын искәртте.

Шул ук вакытта өстәмә хезмәт күрсәтү килешүеннән, әйтик, биналарны иминиятләштерү, телевидение, видеокүзәтү, консьержны (вахтерлар) төшереп калдырырга мөмкин. Аның сүзләренә караганда, идарәче компаниянең актуаль булмаган тәкъдимнәреннән баш тарту Россия законнары нигезендә рөхсәт ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot