news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы Балынин пенсия күләмен ике тапкырга арттыру мөмкинлеге турында сөйләде

Әгәр кеше пенсия алу өчен аны алу хокукы барлыкка килгәннән соң 10 елга соңрак мөрәҗәгать итсә, фиксацияләнгән түләүнең күләме 2,1 тапкырга артачак. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте.

«Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен соңрак (мондый хокук барлыкка килү вакыты белән чагыштырганда) мөрәҗәгать иткән очракта, шәхси пенсия коэффициентлары саны да, фиксацияләнгән түләү күләме дә (арттыручы коэффициентлар куллану исәбенә) арта. Мәсәлән, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен мондый хокук барлыкка килгәннән соң 5 елга соңрак мөрәҗәгать иткән очракта шәхси пенсия коэффициентлары саны 45 процентка, ә фиксацияләнгән түләү күләме 36 процентка арта. Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен мондый хокук барлыкка килгәннән соң 10 елга соңрак мөрәҗәгать иткән очракта исә, шәхси пенсия коэффициентлары саны 2,32 тапкырга, ә фиксацияләнгән түләү күләме 2,11 тапкырга арта», - диде ул.

Шулай ук икътисадчы искәрткәнчә, шәхси пенсия коэффициентларының саны барыннан да элек рәсми рәвештә алына торган керем күләменә карап билгеләнә.

«Шуңа күрә беркайчан да хезмәт хакын конвертта алырга ризалашырга ярамый. Бу барыннан да элек гамәлдәге законнарны боза, моның өчен җаваплылык каралган. Моннан тыш, конвертта ала торган хезмәт хакы пенсия хокукларын формалаштырмый», - дип билгеләде Балынин.

Эксперт искәрткәнчә, хатын-кызлар өчен 37 ел һәм ир-атлар өчен 42 ел иминият стажы булган очракта иминият пенсиясен билгеләнгән яшьтән 2 елга алданрак билгеләү мөмкинлеге каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot