news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы Балынин 2025 елда Россиядә уртача хезмәт хакын атады

Россия буенча уртача хезмәт хакы 2025 елда 105 мең сумнан артып китәргә, ягъни номиналь исәпләүдә 19 процентка үсәргә мөмкин. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының финанс факультеты иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин шулай дип саный. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның искәртүенчә, 2024 елда илдә хезмәт хаклары уртача 18 процентка, ягъни 87952 сумга кадәр арткан. «Факторларның барлык конфигурациясен исәпкә алып, быел уртача хезмәт хакы күрсәткечендә 105 мең сум чиген узып булыр дип уйлыйм. Әгәр шулай булса, номиналь исәпләүдә үсеш 19 процент тәшкил итәчәк», - дип фаразлый икътисадчы.

Россиядә хезмәт хаклары инфляциядән тизрәк үсә, ягъни россиялеләрнең матди тәэмин ителү дәрәҗәсе арта, дип өстәде ул. Шулай ук хезмәт хаклары үсеше бер үк вакытта икътисадның агымдагы һәм киләчәк үсешен стимуллаштыруга өлеш кертә.

Шул ук вакытта, хезмәткәрләр кытлыгы кимү белән эш хаклары үсеше акрыная башлаячак, шулай ук оешмаларның хезмәткәрләргә эш хакын арттыру өчен акча юнәлтү мөмкинлеге кимиячәк, дип саный Балынин.

news_right_1
news_right_2
news_bot