news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы акчаны саклауның отышлы инструментын атады

«Финам» компаниясенең финанс аналитигы Игорь Додонов «Татар-информ» белән әңгәмәдә россиялеләргә банкларда саклап тоткан акчаларын мөмкин кадәр табышлы итеп файдалану ысуллары турында сөйләде.

«Әгәр кешенең якындагы бер-ике елда кирәк булмаячак ирекле чаралары бар икән, аңа югары табышлылыкны дәвамлы чорга саклап калу өчен акчаларны озак вакытлы депозитта урнаштыру турында уйларга кирәк», – дип киңәш итте аналитик.

Банк кертемнәре акчаларны саклау өчен шактый җәлеп итүчән корал булып кала, дип саный ул. Шул ук вакытта банклар Үзәк банкның 21 мартта утырышта төп ставка буенча кабул итәчәк карары алдыннан депозитлар буенча ставкаларны киметүне дәвам итә.

«Банклар кертемнәр өчен иң яхшы шартларны яңа клиентларга тәкъдим итә. Шулай ук әлеге банктагы счетына хезмәт хакы яки пенсия алучы клиентларга, банкның һәм/яки аның экосистемасының нинди дә булса хезмәтләренә язылган кешеләргә», - дип өстәде эксперт.

«Финуслуги»ның 10 мартка булган мәгълүматларына караганда, Россиянең зур банклары кертемнәр буенча ставкаларны киметүне дәвам итә. Иң югары ставка өч айга кертемгә – 24 процент. Шулай ук алты айга һәм бер елга — якынча 22 процент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100