news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы акчаларны дефолттан саклауның гади ысулын әйтте

Финанслар белән идарә итү югары мәктәбенең аналитик тикшеренүләр бүлеге башлыгы Михаил Коган кешеләрдә булган акчаларны дәүләт дефолтыннан саклап калуның гади ысулы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, акчаларны төрле активларда тотарга кирәк, дип хәбәр итә «Прайм». «Российская газета» шул турыда яза.

Коган акчаларны дефолттан турыдан-туры иминиятләштерүнең мөмкин булмавын әйтә. Ә биржада тәкъдим ителә торган страховка –  туры имият түгел, ә портфельне диверсификацияләү –  рискларны киметү максатыннан төрле активларга инвестицияләр кертү коралы гына.

Икътисадчы фикеренчә, кертемнәрне активлар буенча да, валюта буенча да диверсификацияләү җиңелрәк. «Бер акчалата берәмлек артканда, икенче төрлесенең бәясе төшә һәм бу, нәтиҗәдә, нинди дә булса дәүләт дефолтыннан тискәре нәтиҗәне йомшартырга ярдәм итә», –  дип аңлата Коган.

Шул ук вакытта, икътисадчы сүзләренә караганда, Россия белән хәзерге вазгыять аерылып тора, чөнки булу ихтималы булган дефолт илнең тышкы бурычына кагылачак. Ул чын дефолт күренеше булмыйча, махсус китереп чыгарылган булырга мөмкин. Ә Россия резервлары берничә тапкырга гына әҗәтләр өчен түләүгә җитә.

Шуңа да карамастан, икътисадчы барыбер «куркынычсызлык мендәре»н булдыру өчен валюта сатып алуны дөрес адым дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100