news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы җәй ахырына яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр төшүен фаразлый

Икътисадчы җәй ахырына яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр төшүен фаразлый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә бәяләр якындагы ике айда төшәргә мөмкин. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының корпоратив финанслар һәм корпоратив идарә кафедрасы доценты Ольга Борисова шундый фаразларын белдерде, дип хәбәр итә NEWS.ru.

Белгеч бәяләвенчә, помидор, кыяр, яшелчә һәм җиләк-җимешләр хәзерге бәяләр белән чагыштырганда якынча 30 процентка арзанаерга мөмкин.

Борисова билгеләп үткәнчә, бәянең сизелерлек кимүе рубльнең алга таба ныгуы һәм җиләк-җимеш – яшелчә продукциясенең күләмнәре артуга бәйле булырга мөмкин.

Икътисадчы шулай ук якындагы ике атнада ук сезонлы җиләкләр – карлыган һәм крыжовник арзаная башлар дип көтә. Әмма, аның сүзләренчә, бәяләрнең кискен төшүен көтәргә кирәкми, чөнки ихтыяҗ югары булып кала, ә тәкъдим әлегә чикләнгән. 2026 елның июнь ае белән чагыштырганда бу җиләкләрнең бәясе 5-10 процентка кимергә мөмкин.

Моннан тыш, эксперт алма һәм грушага бәяләрнең кимүен фаразлый. Әгәр уңыш югары булса, бу җиләк-җимешләрнең 3-5 процентка арзанаюы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot