news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Фән атналыгын ачты

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Фән атналыгын ачты
"Татар-информ"

Татарстан башкаласында 25-30 сентябрь көннәрендә KazanScienceWeek Фән атналыгы узачак. Аны ачу тантанасы бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды

«Галимнәрнең фәнни ярдәм, икътисад һәм башка тармакларга кагылышлы актуаль мәсьәләләрне тикшерү өчен җыелуы яхшы традициягә әверелде. Быел очрашу Казанда уза. Мин залда фәнни ачышларга тартылучы яшь галимнәр, студентларны күрәм. Бу үсеш алган икътисад һәм сәнәгате булган Татарстан кебек төбәк өчен бик мөһим», — диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Татарстанга, гомумән Россиядәге кебек үк, яңа алымнар, фәнни эшләнмәләр кирәк, алар зур күләмдә продукция җитештерү өчен гамәлгә кертеләчәк. Икътисад нәкъ менә яңа эшләнмәләр һәм алымнар нигезендә күтәреләчәк, дип өстәде ул.

«Мин бу форумга зур әһәмият бирәм. Галимнәребезнең ихтыяҗлы яңа эшләнмәләре җитештерү һәм предприятиеләр тормышына керер дип ышанам. Бу хәтта санкцияләр шартларында да конкуренцияне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан да бу планда дөрес юлда бара», — дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Ул искәрткәнчә, Президент Владимир Путин 2022-2031 елларны Россиядә фән һәм технологияләрнең унъеллыгы дип игълан итте. «Импортны алмаштыру һәм технологик суверенитетка ирешү өчен кирәкле бурычларны тормышка ашыруда фән һәм яңалыкларның ролен аңлап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Аны гамәлгә ашыруны иң мөһим өстенлек дип саныйм», – дип белдерде парламент башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100