news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисад министрлыгы Татарстанның тулай төбәк продуктын 3,7 триллион сумга бәяләде

Бу елның нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продукты якынча исәпләүләр белән 3,7 триллион сум дип бәяләнә. Бу сан – «предприятиеләрнең планнары һәм булган куркынычлар исәбе» белән. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, чит ил брендларының Россия базарыннан китүе Татарстанга файдалы булды. Моның аркасында ваклап сату әйләнеше артты, ә заман куйган яңа таләпләргә республика лаеклы рәвештә җавап бирә.

Утырышны республиканың премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. «Илдә һәм дөньяда үсеш траекториясенең билгесезлеге саклана. Моңарчы күрелмәгән басым нәтиҗәсендә илебезгә заманның яңа таләпләре барлыкка килде», – дип белдерде ул. Песошин шулай ук 2022 елның гыйнвар-июль айларында республиканың тулай төбәк продукты 2 триллион 116 миллиард сум исәпләнүен, ягъни узган елның шул ук чорындагы чагыштырма бәяләрдә 105,6 процент тәшкил итүен белдерде.

Шаһиәхмәтов киләчәккә фараз да ясады: аның сүзләренә караганда, 2023 елда Татарстанның тулаем төбәк продукты 2022 елга карата чагыштырма бәяләрдә 100,8 процент дәрәҗәсендә, 2024 елда – 103,2 процент, 2025 елда – 102,7 процент булыр дип фаразлана. Өстәвенә, икътисад структурасында иң әһәмиятле урынны сәнәгать алып тора.

2023-2025 елларның тармак дәүләт программасы нигезендә, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 101,8 процент дәрәҗәсендә каралган. Кулланучылар базарында ваклап сату әйләнеше – 102,4 проценттан 104 процентка кадәр, җәмәгать туклануы – 102 дән 103 процентка кадәр артыр дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot