news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икшермә кадет мәктәбе командасы Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарында җиңде

Алар 2019 елның җәендә Мәскәүдә узачак финал уеннарында катнашу хокукына лаек булды.

Икшермә кадет мәктәбе командасы Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарында җиңде
saby-rt.ru/

(Саба, 23 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Икшермә кадет мәктәбенең Александр Петров җитәкчелегендәге командасы  республиканың "Җиңү-2019" Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабында район данын яклады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Уеннар Казан "Патриот" спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерлек үзәгендә узды.

Бөтенроссия финал уеннарында катнашу хокукы өчен 200 кадетны берләштергән 16 команда ярышты. Программага "Сафта – сын, көрәштә көчле", "Ватан тарихының сугышчан битләре", "Ут чиге", "Видео-визитка", "Хәрбиләштерелгән эстафета" конкурслары кертелгән иде.

Икшермә кадет мәктәбе командасы барлык ярышларда да җиңеп, 2019 елның җәендә Мәскәүдә узачак финал уеннарында катнашу хокукына лаек булды. Бу инде икшермәлеләрнең 4нче тапкыр зур уңышка ирешүләре. Команданың һәр кадетына спорт велосипеды тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100