news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икшермә кадет интернат-мәктәбенең яңа укучылары ант итеп, чын кадет булды

Тантанада Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, кадетлар тормышындагы зур вакыйга белән котлады, документлар тапшырды.

(Саба районы, 4 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәридә Вилданова). Балаларга төпле белем белән бергә хәрби-патриотик тәрбия бирүне төп бурычы итеп алган Икшермә кадет интернат-мәктәбе яңа уку елын 202 укучысы белән башлады. Биредә республиканың 11 районыннан, хәтта Сызрань шәһәреннән дә килеп белем алалар, дип яза “Саба таңнары”.

Кадетлар сафына яңарак кына тагын 42 укучы өстәлде – алар әлеге уку йортына быел гына кабул ителгәннәр. Ватанның лаеклы шәхесләре булачакларына ышандырып, алар ант иттеләр. Биредә бар да җитди: киемнән алып, үз-үзеңне тотуга кадәр чын хәрбиләрчә, кыю-нык адымнар, горур, ышанычлы кыяфәт… Кыскасы, чын кадет шундый булырга тиеш!

Тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, кадетлар тормышындагы зур вакыйга белән котлады. «Алган белемнәрегез тормышыгызда зур терәк булсын, биргән антыгызга тугры калыгыз», - дип, укучыларга кадет булуны раслаагн таныклыклар тапшырды. 

Биредә Теләче районыннан да 11 бала белем ала. Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов чыгышында Ватан алдында ант бирүнең никадәр җитдилегенә тукталып, илебезнең лаеклы алмашлары булып үсүләрен теләде. Интернат мәктәбе директоры Роберт Галиәхмәтов коллективка зур ышаныч белдереп, әлеге уку йортын сайлаган әти-әниләргә һәм белем алуда бөтен мөмкинлекләр булдырган район башлыгына рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәм тантанасында спортта, укуда, гомумән, һәр яктан актив булып, зур уңышларга ирешкән 22 укучыга кадетларның төрле хәрби дәрәҗәләре тапшырылды.

«Улымның биредә укуына мин бик шат. Мондагы дисциплина, тәртип улымның үз-үзен тотышында да чагыла башлады. Киләчәктә дә шушы юнәлештә һөнәр сайларга уйлый»,– ди Ике Басу Арташтан Розалия Сафиева. Тантанада катнашкан әти-әниләр да баласының чын хәрбиләрчә стройда йөрүенә, парад формасын алган бәйрәм тантанасын күреп соклангандыр. Шулай ук барабанчылар төркеме, карабинчыларның зур осталык белән башкарган чыгышлары хәрби әзерлекле булуга никадәр тырышлык, ихтыяр көче соралганын дәлилли. Мәктәп-интернатта укучыларга фән нигезләрен тирәнтен үзләштерү белән бергә, физик яктан көчле, хәрби әзерлекле булырга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Кадетлар да моның дөреслеген төрле бәйгеләрдә, хәрби ярышларда яулаган уңышлары, зур җиңүләре белән исбатлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100