Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икмәктән дә зур булып булмый – Болгардагы музей комплексы идеологиясе шуңа корылган
Татарстан җитәкчелеге Икмәк музеен ачты
(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Спас районындагы Болгар дәүләт музей-тыюлыгы биләмәләрендә уздырыла торган тантаналарда Истәлек билгесе бинасыннан соң “Икмәк музее” тарихи-этнографик комплексы ачылышы республикабыз игенчеләре өчен дә зур бәйрәм булып санала. Комплекс ачылышы тантанасына камырчәчәк өсле күпереп пешкән калач тотып чыккан сылу кызлар арасыннан үтеп, Татарстан җитәкчелеге шулай дип билгеләп үтте. Зур кунаклар, шул исәптән чит ил вәкилләре дә, җирле халык мәйдан уртасына кибетләребез киштәләренә чыгарыла торган ипекәйне тезеп ясалган “түр як” тирәсендәге концертны тамаша кылды, муллык һәм иминлекнең кадере хакында республика җитәкчеләренең акыллы фикеренә колак салды.
Тарихыбыз һәрвакыт икмәк белән бәйле, икмәктән дә зур булып булмый – биредәге музей идеологиясе шуңа корылган. Һәм яшьләрне дә шундый рухта тәрбияләү кирәк: иң мөһиме - икмәк. Ә монда бу эшләрне Татарстанда һәм аннан да читтә гомуммәгълүм Минтимер Шәрипович белән Марат Готович башлап йөрде, “Татагропромстрой” төзүчеләре тырышты, объект инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәмендә салынды, алга таба ул татарстанлыларның, илебез һәм чит ил кешеләренең яраткан урынына әйләнер, дип, шуларны җиткезүдә хезмәте кергәннәргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Безнең мөселман диндарлары өчен бик зур вакыйга бүген, күңел салып эшләгән эшнең әҗере булсын – тарихи эш бу, һәм тарих дәвам итә! Икмәк, чыннан да, бөтен нәрсәнең терәк-таянычы, иген үстерүчеләргә дан! Безнең ата-баба гел ат менеп кенә йөрмәгән, хәер, тарихта ансыз да булмый, чөнки ватаныңны басып алырга теләүчеләрдән яклау-саклау таләп ителгән, дип фикер җебен сузды Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Чыгышының соңында рәхмәт сүзләре әйтеп, шушы объектны төзүдә катнашкан, ярдәм иткән бер төркем җитәкчегә, арада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бар, Хәйриячеләр китабы белән “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды”ның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Истәлеккә фотосурәткә төшкәч, делегация комплексның 5 гектар мәйданлык биләмәләренә кергән биналарны карап йөреп чыкты. Аерым алганда, мунчасы, келәте һ.б. каралты-курасы булган, абзарында терлек-туары күшәп, кош-корты җим чүпләп торган тегермәнче утарындагы татар йортының үзенчәлекләрен күздән кичереп, йорт эчендәге интерактив музейны карап: “Ах, шәп булган!” - диешеп чыктылар. Тагын “Икмәк музее”, җил һәм су тегермәннәре, тимерче һәм һөнәрчелек алачыклары, ындыр табагы, коесы, күлендә йөзгән казлары да игътибардан читтә калмады.
Комплекс биләмәләренең ишегалдындагы ачык һавада кызу кояш астында барган тантанада иген үстерүченең челләгә, караңгыга карамый эштә кайнавы үзеннән-үзе искә төшә. М.Шәймиев, ел әйләнәсе алар эшләп тора, әле шудый комплекс та салып өлгерттеләр, дип аерым мактап узды.
Җыр-биюләрдән гөрләп торган комплекс ишегалдында кешеләр, аеруча балалылар, мөмкинлекне файдаланып, иркенләп карап йөрде, табынга көн дә килгән икмәкнең ничек үстерү, пешерү турында балаларына шундагы ачык мисалларда аңлатты. Биредә икмәк пешерү урыны – пекарня бар. Авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары һәм техникасы куелган. Җир эшкәртеп, иген үстерү тарихы биредә борынгы заманнардан алып узган XXI гасырга кадәрге чорларны колачлаган – интерактив “могҗиза” бернәрсәне дә онытмый җиткереп тора, документаль һәм видеоматериаллар җир эшкәртү үсешенең тарихи юлын, җир кешесенең эш кораллары камилләшүен бронза чорларыннан алып күзалларга мөмкинлек бирә. Болгар шәһәре җирендә казу эшләре вакытында табылган хезмәт кораллары Татарстан төбәгендә игенчелекнең тарихи тамырлары турында бәян итә. Анда игенченең маңгай тире ничек тамганны электрон җайланмалар ярдәмендә үзеңә дә сынап карарга була. Балалар өчен “Икмәк агачы”ның серләрен төшенә, Камырбатыр һәм Колобок белән очраша, аларда кунакта була ала. Гомумән, гаилә белән килеп ял итү, балаларга сабак бирү өчен үтә яхшы урын булып чыккан – карап хозурланып йөргәннәр шундый фикердә.
Музей ачылышы тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар, шул исәптән чит ил кешеләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз