news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икмәкне кая сатасын белмичә үстерергә кирәкми – экс-колхоз рәисе

Илле ел колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев кадерсез икмәк үстергән акчага мал асрап була дигән фикердә.

(Әтнә, 11 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстаның Әтнә районы Зур Шашы авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, 19 яшеннән башлап, 50 ел буе колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев узган ел республиканың 5 млн тонна ашлык җыеп алуына карата үз фикерен әйтте.

“Икмәкне кая сатасыңны уйламыйча, үстерергә кирәкми. Шул акчага мал-туар асрарга була иде. “Икмәкне сатып булмый, бәясе төште” дип елап утырырга кирәкми. Шул ашлыкны терлеккә ашат, ит яса! Икмәк бит ул! Икмәк бит ул – тереклек тәэмин итүче байлык”, – диде экс-колхоз рәисе “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Фәйзи Галиев аграрийларның җир эшкәртү тәртибе белән дә килешмәвен әйтте.

“90 еллардан бирле мин җир белән идарә итү тәртибен аңлап бетермим. Җир ул - алтынга тиң капитал. Ул туендыра да, киендерә дә. Аның белән акылсыз идарә итәргә ярамый”, – диде аксакал.

Исегезгә төшерәбез, Фәйзи Галиев “Татар-информ”га хуҗалыкны миллионер итүнең биш факторын да санаган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100