Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Икмәккә моның кадәр түбән бәя булганы юк иде – Илдус Габдрахманов
Бүген 3 нче класслы бодайның тоннасы өстәмә кыйммәткә салым белән 8 мең сум бәяләнә.
(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада икмәк уңышы мул, әмма аны сату буенча бәяләр бик арзан. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
“2009 елдан бирле, үсемлекләрнең вегетация чорында кирәкле күләмдә яңгыр яумады. 2010 елгы корылыкны барыгыз да хәтерлидер. Аннан соңгы елларда да мактанырлык булмады. Быелгы яңгырлар исә көтелгәннән дә күбрәк яуды. Уңыш та мулдан. Дөрес, монда төп сәбәп яңгыр гына түгел. Әмма уңай һава шартлары да үз эшен эшләде, – ди министр урынбасары.
Илдус Габдрахманов сүзләренчә, быел чәчү компаниясенә 16 млрд сум акча тотылган. Узган ел бу сан 24,5 млрд сумны тәшкил иткән. Быел чәчү һәм урып-җыюның үзкыйммәте 8 процентка югарырак.
“Бүген безне борчыган төп проблема – ашлык сатып алу бәясенең бик түбән булуында. Әйтик, бүген 3 нче классы бодайга ихтыяҗ юк диярлек. Чөнки Россиядә уңыш мул. 23 процент клейковиналы (ашлык бөртегендә була торган аксым матдәсе, җилемчә – ТИ) бодайның бер тоннасына бәя өстәмә кыйммәткә салымны да (НДС) кертеп 8 мең сум тәшкил итә. Арпаның да бәясе бик түбән – НДС белән тоннасына 5500 сум. Мондый түбән бәянең булганы юк иде. Безнең сатарлык товарыбыз бар, ә сату базарына чыгарып булмый. Әмма бүген без елап, сукранып утыра алмыйбыз, аннан беребезгә дә җиңел түгел. Төп максат – басудан уңышны җыеп алу. Ә кышын исә экспорт активлаша, шуның нәтиҗәсендә бәяләр дә тотрыклана. Сүз дә юк, хуҗалыкларга авыр, җитештергән икмәкне сатып булмый", – ди Габдрахманов.
"Әмма мин бу очракта мисалга рапс культурасын китерер идем. “Казанский маслоэкстрационный завод” бүген рапсның тоннасын 23 мең сумнан сатып ала. Рапс уңышы да мул. Завод хуҗалык белән килешү төзеп, бер атна эчендә исәп-хисап ясый. Шуңа күрә, бөртекле культуралар гына игү дөрес түгел. Бүген иң табышлы культура – рапс, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз