news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икмәк пешерүчеләргә март азагына кадәр субсидия бирелүе көтелә

Оксана Лут быел бер кг икмәккә субсидия 2,5 сум булачагын әйтте.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Икмәккә бәяләрне тотрыкландыру, җитештерү чыгымнарын компенсацияләү өчен, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитештерүчеләргә субсидия бүлеп бирәчәк.

Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында РФ авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут хәбәр итте.

Ул хәзерге вакытта икмәккә бәяләр үсеше күзәтелгәнен искәртте.

«Икмәк пешерүчеләргә ярдәм йөзеннән һәм ипигә бәяләрне тотрыкландыру өчен, былтыргы ярдәм чараларын кабатлыйбыз, бер килограмм икмәккә субсидия бүлеп бирәчәкбез», — диде Оксана Лут.

Ул былтыр һәр кг икмәккә субсидия 2 сум, быел 2,5 сум булачагын әйтте. «Бу хакта карар инде әзер дип әйтерлек. Март азагына кадәр субсидияләрне төбәкләргә җибәреп, икмәк пешерүчеләргә тапшырылыр дип ышанам», — дип белдерде авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot