news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икмәк пешерүчеләргә 300 млн сум акча бүлеп биреләчәк

«Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының республика Хөкүмәте белән килешү имзалаганын көтәбез, аннары акчаны икмәк пешерү предприятиеләренә җиткерү тәртибе билгеләнәчәк», — диде Марат Җәббаров.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда икмәк пешерү тармагына ярдәм итү максатыннан һәм бәяләр кисәк артмасын өчен, җитештерүчеләргә 300 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта әйтте. Аның сүзләренчә, социаль икмәк төрләре өчен 58,8 млн сум федераль бюджеттан, 240 млн сум республика казнасыннан биреләчәк. «Бу акчаларны бирү өчен Россия Хөкүмәте карарын көткән идек», — диде министр. Кичә шушы карар чыкканын искәртте.

«Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының республика Хөкүмәте белән килешү имзалаганын көтәбез, аннары акчаны икмәк пешерү предприятиеләренә җиткерү тәртибе билгеләнәчәк», — дип әйтте Марат Җәббаров.

Икмәк пешерүчеләр өзлексез эшли алсын өчен, он запасы да булдырылган. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча эшләнгән. Министр әйтүенчә, ике айга җитәрлек итеп он тарттыру өчен хәзерге вакытта ашлык сатып алына.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100