news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Икмәк музее борынгы Болгар шәһәре янында төзеләчәк
Музей комплексында ашлыкны үстерү, эшкәртү, икмәк пешерү технологиясе күрсәтеләчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге объектларын төзекләндерү программасы презентациясендә Икмәк музее проекты да тәкъдим ителде.
Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР хөкүмәте министрлары, район башлыклары катнашты.
Икмәк музее проектын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, музейны ачуның максаты – агроэтнографик мирасны саклау һәм күбәйтү. Музей комплексында ашлыкны үстерү, эшкәртү, икмәк пешерү технологиясе күрсәтеләчәк.
“Музейга ихтыяҗ ашлыкны ничек үстерү, эшкәртү һәм ничек икмәк пешерүне күзалларга ярдәм итү өчен туган. Кызганычка каршы, күп кенә балалар, бигрәк тә шәһәрнекеләр икмәк агачта үсә дип уйлый”, - дип белдерде министр.
Аның сүзләренчә, музей комплексы Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 3,7 га мәйданда урнашачак. Комплексның бәясе 155 миллион сум тәшкил итәчәк, дип белдерде Марат Әхмәтов. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан белгечләр төркеме мондый объектларның төзелеше буенча тәҗрибә туплау өчен Украинага барып кайтты. Шулай ук тегермән эшләү өчен Краснодар краена консультация алырга бару ниятләнә.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, Икмәк музеен кызыклы һәм матур итеп эшләргә мөмкин. “Безне күчмә халык буларак күрсәтәләр, әмма Болгар тарихы буенча без игенчеләр”, дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов Икмәк музее комплексындаа безнең як игенчеләре тормышының тарихи образы тудырылырга тиеш, дип белдерде. Музей туристларны җәлеп итсен өчен барысын да эшләргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2