news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икмәк–кондитер комбинатының беренче директорына “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды

Икмәк–кондитер комбинатында Раиса Кимны юбилее белән котладылар

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүген “Икмәк–кондитер комбинаты” ААҖндә предприятиенең беренче директоры Раиса Кимны юбилее белән котладылар. Казан мэры Илсур Метшин ТР Президенты исеменнән аңа “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
Тантаналы чарада шулай ук Казан мэры урынбасары Людмила Андреева, Яңа Савин районы хакимияте башлыгы Тимур Алибаев һәм башкалар катнашты.
Тантананы “Икмәк–кондитер комбинаты” ААҖнең хәзерге директоры Валерий Шейко ачты. Аңа үз вакытында Р.Ким белән бергә икмәк–кондитер комбинатын оештырырга, профессиональ кадрлар формалаштырырга, эшләнмәләрнең яңа төрләрен булдыру юнәлешендә эшләргә, эшләп чыгарыла торган продукциянең күләмен арттырырга туры килгән.
80 нче еллар башында шәһәр һәм район комитетлары ике мәртәбә икмәк–кондитер комбинатының җитәкчеләре итеп ир–ат директорларны билгели, әмма алар озак эшләми. Тиздән икмәк пешерү сәнәгатенең гади хезмәткәреннән башлап Кызыл Урда (Казакъстан) икмәк пешерү сәнәгате җитештерү берләшмәсе директорына кадәр хезмәт юлы узган Раиса Кимны предприятие директоры итеп билгеләү турында карар кабул ителә. 1986 елдан Р.Ким Татарстан Дәүләт агросәнәгатенең азык–төлек сәнәгате бүлеге башлыгы урынбасары вазифасын башкара. 1988–2003 елларда икмәк–кондитер комбинатын җитәкли.
Ул эшләгән елларда предприятие ТР икмәк пешерү сәнәгатендә алдынгы позицияләрне били. Эшләп чыгарыла торган продукциянең ассортименты 2,5 мәртәбә киңәя. Комбинат эшләнмәләре күп мәртәбәләр “Россиянең иң яхшы тауарлары” рейтингына керә.
Р.Ким инициативасы белән икмәк–кондитер комбинатының үз автохуҗалыгы булдырыла, аның ярдәмендә җитештерелгән продукцияне шәһәрнең сәүдә нокталарына илтәләр. Шулай ук комбинатның үзенең сәүдә челтәре эшли башлый.
Р.Ким директор булып эшләгән елларда предприятиедә хезмәт хакы республикада иң югарыларның берсе була. Комбинат ашханәсендә табыштан дотация хисабына хезмәткәрләр арзан бәягә туклана. Стоматология кабинеты һәм спорт залы булган медицина пункты эшли башлый.
Р.Ким актив рәвештә җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә. Ул Татарстанның хатын–кыз эшкуарлары хәрәкәтенең лидеры була. Р.Ким – “Елның хатын–кыз директоры–98” Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе. 2000 елда Россия Икмәк пешерүчеләр берлеге тарафыннан аңа “Россиянең иң яхшы икмәк пешерүчесе” дигән мактаулы исем бирелә.
Ул әле дә икмәк–кондитер комбинатының тормышы, аның җитештерү күрсәткечләре белән кызыксынып тора. “Ул һәрвакыт безнең белән”, – дип тәмамлады үзенең чыгышын Валерий Шейко.
Ул Россия Икмәк пешерүчеләр берлеге исеменнән Р.Кимга Мактау хаты һәм диплом тапшырды.
Казан мэры Илсур Метшин да Р.Кимны юбилее белән котлады. Ул аны Татарстан башкаласының гына түгел, бөтен республиканың легендар җитәкчесе дип атады. Мэрның сүзләренә караганда, Раиса Кимның исеме җәмгыятебез тормышының яңа тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Ул – Татарстан һәм Россиянең азык–төлек индустриясе лидеры.
И.Метшин кыскача гына предприятенең бүгенге көндә ирешкән казанышларына тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, комбинатта пешерелгән икмәккә бүген Казанда сорау зур. Предприятиенең кондитер эшләнмәләрен дә бик теләп алалар. Җитештерелгән продукциянең нибары бер проценты кире кайта.
Шәһәр башлыгы икмәк–кондитер комбинатында Р.Ким тарафыннан салынган традицияләргә дә тукталып үтте. Аларның иң мөһиме – биредә эшләүче кешеләр турында кайгырту. Эшләнмәләрнең яңа төрләрен булдыру эше дә тукталмый, предприятиенең беренче директоры дә моңа зур игътибар бирде. Мэр тантанага килер алдыннан цехларда булып, яңа производстволар һәм технологияләр белән танышуы хакында сөйләде.Шуның нәтиҗәсендә ассортиментта эшләнмәләрнең яңа төрләре барлыкка килә.
И.Метшин тантанада катнашучыларга Раиса Кимның исеме Казанның Мактау китабына кертелүе хакында искәртте.
Илсур Метшин ТР Президенты исеменнән Р.Кимга “Фидакарь хезмәте өчен” медален һәм котлау хатын тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100