news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икенче планда иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз ролен башкаручылар «Тантана» премиясе алды

Театр премиясе белән Гөлзада Камәретдинова, Елена Синицына һәм Алмаз Сабирҗанов бүләкләнде.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Тантана-2020» премиясе буенча икенче пландагы иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз рольләрен башкаручылар дип Камал, Казан ТЮЗы һәм Буа театрлары артистлары табылды. Бүген аларның исемнәре «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасында игълан ителде.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендə Буа дəүлəт драма театрының «Иран конференциясе» спектаклендə Эмма Шмидт-Паулсен роле өчен Гөлзада Камәретдинова һәм «Зимняя сказка для взрослых» спектаклендәге роле өчен Елена Синицына бүләкләнде.

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендə Камал театрының «Сүнгəн йолдызлар» спектаклендə Надир мəхдүм роле өчен Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов бүләкләнде.

Лауреатларны Камал театры артистлары Люция Хәмитова һәм Илдус Габдрахмановлар игълан итте.

Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасы бара. Лауреатлар лаеклы дипломнарын үзләре кабул итеп ала алмыйлар – алар залга чакырылмаган. Ул аларга соңрак тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100