news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икенче һөҗүмче чыккач кына яхшырак уйный алдык – Хавьер Грасия

"Рубин" командасының баш тренеры җиңелүдә хөкемдарларның да "өлеше" бар, дип саный.

Икенче һөҗүмче чыккач кына яхшырак уйный алдык – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Ростов" командасына каршы бүгенге уенда оттырганнан соң (2:4), "Рубин" командасы баш тренеры Хавьер Грасия матбугат вәкилләре алдында уенга карата үз бәясен бирде.

"Үз мәйданында яхшы чыгыш ясаучы, катлаулы көндәшкә каршы уйнарга барачагыбызны белдек. "Ростов"ка үз мәйданында гол кертүе бик авыр. Без беренче голны офсайдтан керттердек. Аннан соңгы голлар уенны тагын да катлауландырды. Хәзер ЦСКАга каршы уенга әзерләнәбез", – диде Хавьер Грасия.

Баш тренердан "Рубин" сакчыларының тупас хаталар җибәрүе хакында да сорадылар. "Сакчылар гаҗәпләндердеме?" – диелде.

"Уенның һәр мизгелен анализларга кирәк. Беренче гол вакытында офсайд иде. Калган кайбер голларда да хөкемдарлар дөрес булмаган карарлар кабул итте. Әйтик, хуҗаларның икенче таймдагы голы Ерохинның безнең уенчы – Цакташка каршы кагыйдә бозуыннан соң башланды. Әйе, без дә көндәшкә, шул исәптән Азмунга ирек бирдек. Шул ук вакытта хөкемдар да "Ростов"ка ирекне арттырды", – ди "Рубин"ның баш тренеры.

"Рубин"ның матч азагында гына мөмкинлекләр тудыра алуын Хавьер Грасия, аңа кадәр агрессивлык җитмәүдә, комбинацияле уенның барып чыкмавында, пасларның төгәл булмавында, дип аңлатты. "Икенче таймда икенче һөҗүмче чыккач кына озын пасларны уңышлы файдалана башладык", – диде остаз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100