news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икенче хоспис төзелеше Казанга 350 млн сумга төшәчәк

Төзелеш эшләре 2021 елда төгәлләнәчәк.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Виктория Свешникова). Казанда икенче хоспис төзелеше башланды. Проектны тормышка ашыру өчен 350 млн сум тирәсе акча тотарга планлаштыралар, әмма төгәл мәгълүматлар төзелеш тәмамланганнан соң гына билгеле булачак. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Анжела Вавилова фондына нигез салучы Владимир Вавилов сөйләде.

«Без проектны эшләп бетердек, вакытлыча койма кордык һәм территорияләрне чистарттык. Бүген газ коммуникацияләренең детальләрен килештерделәр. Бу 60 койкалык уникаль ике катлы хоспис булачак. Беренче кат - 30 паллиатив койка, ә икенче кат - шәфкать туташлары хезмәт күсәтү бүлеге була», - дип хәбәр итте Владимир Вавилов.

Фонд рәисе проектны тормышка ашыру өчен акча иҗтимагый чаралар һәм битараф булмаган гражданнар ярдәме белән җыелды, дип өстәде. Вавилов шулай ук яңа хоспис янында чиркәү һәм мәчет барлыкка киләчәк, дип әйтте. Төзелеш эшләре 2021 елда төгәлләнәчәк.

Казанда беренче хоспис 2015 елда Татарстан халкы ярдәме белән ачылды. Бер елдан соң онкологик авырулар өчен учреждение беренче тапкыр олы пациентларны кабул итте.


news_right_1
news_right_2
news_bot