news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икенче ел рәттән Татарстан таможнясы Идел буе федераль округында иң яхшысы булды

Татарстан таможнясы эчке таможня контроле коллективлары арасында 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип танылды.

(Казан, 6 февраль , «Татар-информ»). Икенче ел рәттән Татарстан таможнясын Идел буе федераль округында иң яхшысы дип атыйлар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Эчке таможня контроле коллективлары арасында 2019 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы таможнясы иң яхшысы дип танылды. Ведомство өчен бу инде ел саен үткәрелә торган Идел буе таможня идарәсе конкурсында рәттән икенче җиңү.

Ведомство структурасына җиде пост керә: Әлмәт, Казан аэропорты, Алабуга, Казан, Казан почтасы, Чаллы, Түбән Кама.

Төбәктә 18 вакытлыча саклау склады, таможня склады, халыкара почта алмашу урыны, шулай ук ике махсус икътисади зона эшли. Бүгенге көндә таможня штатына 563 хезмәткәр керә.

Татарстан таможнясы эшли торган төбәктә тышкы сәүдә әйләнеше узган ел 307 млн сумнан артып киткән. Төп сәүдә партнерлары - ерак чит илләр. Экспортта иң зурлары — Сербия, Согуд Гарәбстаны һәм Үзбәкстан, ә импортта — Германия, Төркия һәм Италия.

Федераль бюджет кеременә 3 млрд 646 млн сум акча тотылган. 71 тикшерү нәтиҗәләре буенча аңа шулай ук 144 млн сум акча күчерелгән. Россельхознадзор һәм Роспотребнадзор белән эчке базарда уртак тикшерүләр барышында таможнячылар бер тоннага якын санкцияле чикләвек, акциз маркалары булмаган 13 меңнән артык тәмәке һәм идентификация билгесеннән башка 35 мех әйберен ачыклаган.

Узган ел таможня административ хокук бозулар турында 2209 һәм 11 җинаять эше кузгаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100