Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Икенчел торакка ташламалы гаилә ипотекасын бөтен ил күләмендә бирергә тәкъдим иттеләр
РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб икенчел торак сатып алуга ташламалы гаилә ипотекасын илнең барлык төбәкләренә дә таратырга һәм шәһәрнең зурлыгына карамастан, күп балалы гаиләләргә аннан файдаланырга рөхсәт итәргә кирәк дип саный. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый чара гаиләләргә ана капиталын һәм чикләнгән финанс ресурсларын нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Ташламалы гаилә ипотекасы программасы 2018 елдан гамәлдә һәм 2030 елга кадәр озайтылды. Бүгенге көндә ипотеканы 6 процент белән яңа төзелгән йортта фатир, җир кишәрлеге булган йорт сатып алганда яки үз йортыңны төзегәндә рәсмиләштерергә мөмкин.
2025 елдан күп фатирлы йортлар аз төзелгән төбәкләр өчен (бер үк вакытта икедән дә артык түгел) икенчел базарда да торак сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Ташламалы ипотека:
- алты яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә;
- инвалидлыгы расланган теләсә кайсы яшьтәге бала булган гаиләләргә;
- халык саны 50 меңгә кадәр булган кече шәһәрләрдә яшәүче ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган күп балалы гаиләләргә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз