news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икенчел торакка бәяләр арту буенча лидер шәһәрләр билгеле

Соңгы айда торакка бәяләр арткан шәһәрләр исемлегендә беренче урында Волгоград – анда бер квадрат метрның уртача бәясе 1,4 процентка арткан. Икенче урында – 1,2 процент үсеш белән Чиләбе, өченче урында –  Уфа (бәя 1 процентка күтәрелгән). Бу турыда «Известия»гә «Этажи» федераль компаниясе аналитиклары сөйләгән.

Белгечләр сөйләгәнчә, рейтингның дүртенче урынында Красноярск урнашкан, анда «квадрат»ның уртача бәясе 0,5 процентка арткан, бишенче урында  – 0,3 процент үсеш белән Екатеринбург.

Аннан соң Самара һәм Ростов-Дон килә, анда узган айда икенчел торакның бер квадрат метрының уртача бәясе 0,2 процентка күтәрелгән, дип сөйлиләр компаниядә.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, Россиянең башка эре шәһәрләрендә узган айда әзер торакның бер квадрат метрының уртача бәясе тискәре динамиканы күрсәткән.

«Санкт-Петербург, Казан һәм Краснодар антирейтинг лидерлары арасында, анда кимү 0,3 процент тәшкил итте. Узган айда Мәскәүдә бер квадрат метрның уртача бәясе нуль динамикасын күрсәтте», – дип хәбәр итә аналитиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot