Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Икенче пландагы иң яхшы рольләр өчен «Тантана» премиясе лауреатлары билгеле

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» премиясе Камал театры артисты Алсу Каюмовага бирелде. Премия комиссиясе аның Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Саҗидә ролен билгеләп үткән.
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясе икегә бүленгән. Әлеге премиягә Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин һәм Минзәлә театры артисты Хафиз Хамматуллин лаек булган.
Рөстәм Гайзуллинга премия Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Зәйнетдин роле өчен, Хафиз Хамматуллинга Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклендә Нургали роле өчен бирелде.
Премияләрне Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов игълан итте һәм тапшырды.
Буа дәүләт театры залында «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз