news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икенче бала өч ел дәвамында туган очракта ана капиталын икеләтә арттырырга тәкъдим итәләр

Иҗтимагый палатаның демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко беренче бала туганнан соң өч ел дәвамында икенче бала алып кайткан гаиләләргә ана капиталын икеләтә арттырырга тәкъдим итә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның фикеренчә, ана капиталының төп өлеше беренче бала өчен билгеләнү сәбәпле, гаиләнең тагын балалар табарга мотивациясе кими.

«Кагыйдә буларак, беренче баланы гаилә үзе өчен таба. Беренче сабый озак көтелгән була, ата-аналар вазифаларын тиешенчә үти ала», - диде ул ТАССка.

Икенче бала белән катлаулырак була башлый, ә өченче бала белән ярдәм кирәк.

Шулай ук Рыбальченко өченче бала өчен түләүне инфляция күләменә индексацияләргә кирәк, дип саный. Хәзерге вакытта ул 450 мең сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot