news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Икеле” капчыгын төзәтеп буламы? - "Ватаным Татарстан"

Репетиторлар, әзерләнегез: Дәүләт Думасында өстәмә эш белән шөгыльләнеп, салым түләмәүчеләргә штраф салу турында фикер алышалар.

(Казан, 29 октябрь,"Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Репетиторлар, әзерләнегез: Дәүләт Думасында өстәмә эш белән шөгыльләнеп, салым түләмәүчеләргә штраф салу турында фикер алышалар. Хәзерге вакытта исә әти-әниләрнең мәш килеп, репетитор сайлаган чагы. Барысына да иң яхшысы кирәк!

Өйрәтүне укытучылар сорый

Бу хәбәрне ишеткәч, өйлә­рен­дә торт пешерүчеләр генә түгел, репетиторлар да сагаеп калган. Бүген әлеге хезмәт өчен бәяләр сәгатенә 400дән 1300 сумга кадәр тирбәлә. Штраф кертелгән очракта ниш­ләргә җыеналар икән?

"Ул вакытта инде баш тартырга туры киләчәк. Миңа бит укытучылар, директор урынбасарлары үзләре чыга. Фәлән баланың белемен күтәрә алмыйсызмы, дип үтенәләр. Штрафлар билгеләнсә, мәктәпнең данын төшереп булмас инде, – ди лаеклы ялдагы Казан укытучысы Тәнзилә ханым. – Мин үзем югары сыйныф укучыларын БДИга әзерлим. Күбрәк бик начар укучылар килә. Хәтер­ләре юк, өйрәнгәннәрен истә калдыра алмыйлар. Кичә генә бер укучы белән шөгыльләндек. 12 биремнең берсен генә эшли алды. “Икеле”гә укучыдан уку алдынгысы ясап булмый. Тырышкач, нәтиҗәләр дә күренә. Уку­чыларның күзләре очкынлана башлый, уку теләге, хәтта үзлә­ренә карата хөрмәт арта. Репетиторларсыз булмый. Элек аксөяк­ләр дә өстәмә белем алган! Хәзер сыйныфтагы 30–38шәр баланы кайдан күреп бетерәсең? Кайбер фәннәр­дән дәресләр саны җит­мәү дә репетитор ялларга мәҗбүр итә. Көнгә ничә кеше килүе сер булып калсын әле. Сәгатенә 500 сумнан да артык алмыйм. Ятим­нәрне кызганам. Яхшы укучыларга да ташлама бар. Аларның төп белеме бар бит инде. Бер нәрсә дә белмәгән баланы өйрәтеп, җиде кат тир түгәм. Андыйларга бәяне төшермим".

Өй эше 50 сумнан башлана

Соңгы тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, илдәге һәр өч укучы­ның берсе репетитор белән шө­гыль­ләнә. Шуларның яртысы мәк­тәп программасын үзләштерә алмый. Күпләргә берничә фәннән репетитор ялларга туры килә икән. Иң гаҗәбе: репетитор 10-11 сыйныф укучыларына гына түгел, башлангычларга да кирәк. Репетитор яллау – модамы, әллә, чыннан да, белем сыйфаты түбәнәюне күрсә­тәме?

Интернет “репетитор яллыйм” дигән игъланнар белән тулган. Мәктәп программасын аңлар­га ярдәм итәм, өй эшләрендә булышам, авыр темаларны аңлатам... Ниләр генә тәкъдим итмиләр. Әнә “Казан репетиторлары” төрке­мендә өй эшендә булышу 50 сумнан башлана. Студентлар мәктәптә кермәгәнне 300 сумга аңлатырга әзер. Лиана Никитина төрек телен бер сәгать өйрәткән өчен 250 сум алмакчы. Роман исә математика, физиканы аңлаткан өчен 1000 сум сорый. Башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучысы Инна Маркелова бәләкәчләрне 4 яшьтән үк өйрәтә башларга әзер. Скайп аша гына ярдәм итүчеләр дә очрый. Бушка түгел, акчага. Теләгән кеше­ләргә дистанцион курслар да бар. Анысына елына 1-2 мең түләсәң дә, җитә. Бигрәк тә инглиз, урыс телләре, математика, физика укытучыларына ихтыяҗ зур. Бу аң­лашыла да, алда БДИ көтә. Әти-әниләр түләүле хезмәттән балала­рының белеме начар булганда, яхшы мәктәпкә күчкәндә, имтиханнарга әзерләнгәндә файдалана.

Алтын таулар вәгъдә итмим...

Узган уку елында әти-әни­ләр­дән балаларын имтиханга әзер­ләүнең күпмегә төшүе турында кызыксынган идек. Кай­берләре, елына 70-100 мең сум китте, диделәр. Акчасын түләгәч, әти-әниләр репетитордан да күпне өмет итә.

"Алтын таулар вәгъдә итмим... Вузга укырга керәчәкләр, дип тә ышандырмыйм. Чөнки ул – бәхет эше дә. Укучының психологик халә­теннән дә тора. Шулай да алар имтихан биргәндә, бик борчылам. Шуңа күрә башта әти-әниләр каршында балаларыннан тест эш­ләтеп карыйм. Аннан үзләренә күрсәтәм. Укучының билгесе – минем билге. Хәзер мәктәп программасы 20 ел элекке белән чагыштырганда авыррак. Кайбер бирем­нәрне эшләр өчен озак уйларга туры килә. Алты яшьлек балаларын алып килүчеләр дә бар. Мин мәк­тәптә эшләгәндә, моны башыма да китерми идем", – ди Лиза Григорьева.

Сүз әйтмибез....

Кайбер мәктәпләрдә репетитор белән шөгыльләнү катгый тыела. Укучы түгел, укытучыларны тыялар. “Директор белсә, бетте баш”, – дип, кача-кача дәрес бирә кайберләре. Шул ук вакытта моңа тыныч караучылар да бар.

"Безнең мәктәптә андый нәрсә юк. Укытучылар, көн саен дәрестән соң калып, берәр сәгать бушлай белем бирә. Әмма үзем шөгыль­ләнмәс идем. Чөнки 9 нчы сыйныф укучыларын имтиханга әзерлим, көчем дә калмый. Репетитор белән шөгыльләнү – БДИда югары балл алу дигән сүз түгел. Кемдер сәгатен уздырырга гына мөмкин. Баланың кайсы теманы начар белүен укытучы яхшырак чамалый", – ди Биектау районының Ямаширмә мәктәбе директор урынбасары Раидә Сибгатуллина.

Бәбигә дә белем кирәк

Бүген репетиторлар имтиханга әзерләнү өчен генә түгел, башлангыч сыйныфтан ук кирәк. Бу нәрсә дигән сүз? 1 нче сыйныфта билге куелмый әле. Икенче сыйныфта балаларның начар билге алуын күреп, әти-әниләр борчыла башлый. Аптырагач, надан калмагае дип, акча түләп, укытучы ялларга тотыналар.

"Студент вакытта 2 нче сыйныф укучысын инглиз теленә өйрәттем. Бер сәгатькә 400 сум түләделәр. Озаграк утырсаң, бәя дә арта. Ел дәвамында кызчык инглиз телен яхшы гына өйрәнде. Әмма бик шук, тиз арый иде. Шуңа күрә киләсе елда бу эшкә кабат алынмадым", – ди укытучы Рафис Галләмов.

Педагог-психолог Ульяна Косорова укучының башлангычта артта калуының сәбәбен укытучы яки мәктәп программасы начар булудан күрми. “Әти-әниләрнең күбесе укытучыны гаепли. Начар билге алуны дәресне аңлата алмау­дан күрәләр. Чынлыкта исә бер үк сыйныфта белемне җиңел һәм авыр үзләштерүчеләр дә бар. Бү­ген артык хәрәкәтчән балалар күп очрый. Аларның игътибары хәтта биш минутка да җитми. Кая ул дәрес буе тыңлап утыру? Гаиләдәге аңлашыл­маучан­лык­лар, аерылышу, күченү, башка мәшәкатьләр... Өл­кәннәр­нең проблемалары ба­ланың укуына да тискәре йогынты ясарга мөмкин, – ди психолог. – Кайбер әниләр балаларын мөс­тәкыйль­леккә өй­рәтми. Барысын да үзләре эшли, балалары ялкауга әйләнә. Репетитор яллаганчы, башта сәбәп­ләрен ачыклагыз”. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100