news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IKEA товарларын онлайн-сатуның соңгы көне билгеле

Россия базарыннан китү алдыннан IKEA товарларын онлайн-сату төгәлләнә. Компания сайтында заказны 15 августта 20.00 сәгатькә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин.

«IKEA кибетләре ябык калачак һәм заказларны гына бирәчәк, шулай ук товарларны кайтару һәм алмаштыру хезмәте күрсәтәчәк», диелә сайтта.

Сатулар тәмамланганчыга кадәр рәсмиләштерелгән барлык сатып алулар август-сентябрьдә, заказ вакытында килешенгән вакытта китереләчәк, дип ышандырдылар компаниядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100