news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

IKEA товар сатып алуга чикләүләр кертте – заказның авырлыгы бер тоннадан артмаска тиеш

IKEA товарларга заказ бирүгә карата чикләүләр кертте: яңа кагыйдәләр буенча, бер заявкада авырлыгы бер тоннадан артмаган заказ бирергә мөмкин, ә заказның суммасы 1 миллион сумнан артып китмәскә тиеш. Бер сатып алучыга шулай ук бер товарның 70 атамасы гына рөхсәт ителә. Кайбер төр товарларны комбинация составында гына сатып алырга мөмкин, яки аларның саны 10 данәдән артып китмәскә тиеш.

Шул ук вакытта, компания сайтындагы гаризада билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта яңа заявкалар кабул ителми, чөнки хезмәткәрләр алынган заказларны эшкәртә.

Шунысын да искәртик: бүген Россиядән китүче IKEA сатып алучыларга заявка рәсмиләштерү ярдәмендә онлайн-сатуда катнашырга тәкъдим итте. Бу компаниянең сайт эшендәге проблемаларны әлегә хәл итмәве белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot