Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ике юбилей» моноспектаклен төшерүгә бер миллионнан артык акча сарыф ителгән
Тамашачы «Ике юбилей» эстрада моноспектальне Казанның «Пирамида» концертлар залында 1- 2 апрельдә күрә алачак.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Данир Сабиров тамашачысына тәкъдим итәчәк «Ике юбилей» эстрада моноспектаклен төшерүгә бер миллионнан артык акча сарыф ителгән.
«Төшерү, декорацияләр, костюм, реквизитлар, грим салучылар, костюмнар өчен җаваплы кеше… Бер миллионнан арткач, санамый башладык», — диде Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров.
Моноспектакльнең видео өлешендә төшкән артистлар Данирдан акча алмаган. «Коллегалар арасында төшәргә вакыты булмаганнар да булды. Кайберләренә яраклашырга туры килде, аларның төшүе беренче чиратта миңа кирәк», — диде артист.
Шулай ук «Ике юбилей» моноспектакленең режиссеры, алып баручы Марсель Мәхмүтов та «бушлай» эшләгән. «Без эшли башлаганда бер бәягә килешкән идек. Ә, эшли-эшли, бәя кимеде», — диде Марсель.
Бу программа белән Данир Сабиров, халыкта кызыксыну уянса, башка шәһәрләргә, төбәкләргә дә барырга планлаштыра. Казан тамашачысы эстрада моноспектаклен «Пирамида» концертлар залында 1, 2 апрель көннәрендә күрә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз