news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике яшьлек кызына карата битараф мөнәсәбәте өчен Казанда яшәүче ана хөкем ителгән

Казан шәһәре Вахитов районы прокуратурасы кызын тиешенчә тәрбияләмәгән ананы җинаять җаваплылыгына тарткан

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Вахитов районы прокуратурасының, район эчке эшләр бүлеге, башкарма комитетның балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, 2007 елда балаларын тиешенчә тәрбияләмәгәне өчен 2 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.
Кечкенә бала анасы гражданка С. та бала тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән. Эш урыны булмаган ана, баласына яшәү өчен уңайлы шартлар тудырмаган һәм аның яхшы туклануын кайгыртмаган. Нәтиҗәдә, ике яшьлек балада “2 нче дәрәҗәдәге дистрофия” авыруы үсеш ала. Моннан тыш, ана гигиена таләпләренә дә салкын караган. Наркотиклар кулланган С. бала сәламәтлегенә тулысынча битараф булып, белгеч-табибларга бармаган, кызчыкка тиешле прививкалар ясалмаган. Ваемсыз ана кызының инвалидлыгын рәсмиләштерү белән шөгыльләнгмәгән. Нәтиҗәдә, сабыйда физик үсеш буенча тайпылышлар үсеш ала, хәзер ул бөтенләй эмоцияләрсез.
Узган елда С. баласы белән Меньшиков исемендәге балалар клиникасыннан да качкан, бала бирегә “икеяклы пневмония” диагнозы белән китерелгән була. Ана авыру кызын теләнчелек өчен дә файдалана.
Вахитов районы 4 нче суд участогының җәмәгать судьясы карары белән, гражданка С. РФ Җинаять Кодексының 156 нчы маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табыла. Аңа ай саен хезмәт хакының дәүләт казнасына 5 процентын тотып калып, 6 айга төзәтү эшләре сыйфатында җәза бирелә. Моннан тыш, Вахитов районы прокуратурасы тарафыннан, судка хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм итү турында дәгъва юллана. Суд карары белән, дәгъва канәгатьләндерелә. Бу ханымнан хәзер ана булу хокукы алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot