news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике яшьлек баланың феназепам белән агулану факты буенча җинаять эше кузгатылган

Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда бала сәламәтлегенә авыр зыян китерү буенча җинаять эше кузгатылган.

Агымдагы елның 18 нче сентябрендә Балалар республика клиник хастаханәсенә 2 яшьлек малай китерелә. Хастаханәдә үткәрелгән анализлар баланың авыр дәрәҗәдә феназепам белән агулануын ачыклый.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 2 нче часте (кечкенә яшьтәге бала сәламәтлегенә күрәләтә зыян салу) буенча җинаять эше ачылган.

Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Суд-химик экспертизалар билгеләнгән. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot