news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике хатын-кыз «Сөембикә» журналының махсус бүләге – көмеш беләзеккә ия булды

Ике хатын-кыз «Сөембикә» журналының махсус бүләге – көмеш беләзеккә ия булды
Салават Камалетдинов

«Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган кичәдә журналның иң зур бүләге – «Сөембикә» беләзеге» лауреатлары билгеле булды. 

«Сөембикә» беләзеге» Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шәһиморатова һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага бирелде. Альбина Шәһиморатова бүләкләү кичәсенә килә алмаган иде.

«Алдагы елларда лауреатлар исемлеген «Ак калфак» оешмасы белән бергә барлый идек. Быел бу эшне үзебез генә хәл итеп куйдык. Әлегә кадәр ул сер иде. Беркөнне Кадрия Рәисовна шалтыратты: «Бүләк кемгә булды?» – дип сорады. Мин: «Бу – сер», - дидем. Кадрия Рәисовна, «Сөембикә» беләзеге» нәселегезнең буыннан-буынга тапшыра торган, затлы, кадерле ядкәре булсын иде», - дип теләде журналның баш мөхәррире Лариса Маликова.

Кичәдә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары катнашты. Кадрия Идрисова залдагы хатын-кызларга мөрәҗәгать итте.

«Бу бүләк – барыбызныкы, «Ак калфак» бүләге. Бергә эшләр башкармасак, бу бүләк безгә эләкмәс иде. Мин сезгә ихлас рәхмәтле», – диде ул. 

  • Үзенең бу бүләген «Сөембикә» журналы 1999 елда булдырды. Ул җир шарының төрле почмагында яшәүче, исеме татар дөньясына билгеле булган, татар халкын таныту, аның телен, мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен күренекле татар хатын-кызларына бирелә.
  • Бу бүләк ияләре арасында композитор Софья Гобәйдуллина, җырчы Фәридә Кудашева, Гөлзадә Сафиуллина, язучы Нәзифә Кәримова, җәмәгать эшлеклесе Шәмсия Апакай, галимә Флера Сафиуллина һәм башкалар бар.
  • Әлеге бүләк – кашына Сөембикә ханбикәнең мәшһүр рәссам Бакый Урманче ясаган сурәте уеп төшерелгән көмеш беләзектән гыйбарәт. Авторы – рәссамнарның Б.Урманче исемендәге бүләге лауреаты Наилә Кумысникова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100