news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике «ВАЗ» бәрелешкән

Яңа елның 12 көнендә республика юлларында 130 юл һәлакәте булган, аларда 16 кешенең гомере өзелгән, 190 кеше имгәнгән-җәрәхәтләнгән

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Кичә 18.45 сәгатьтә Балык Бистәсе – Казан транспорт юлының 9 нчы чакрымында «ВАЗ-2114» автомобиле белән идарә иткән 1983 елгы зат, алдан бирелгән белешмә буенча, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмау сәбәпле, зур тизлектә каршы юл хәрәкәт тасмасына чыккан һәм каршысына килгән «ВАЗ-2112» автомобиле белән бәрелешкән.

Һәлакәт китереп чыгарган кеше, «ВАЗ-2112» белән идарә иткән 1986 ел зат һәм аның 1991 елгы пассажиры төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озатылды, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге.

Җыеп кына әйткәндә, яңа елның 12 көнендә республика юлларында 130 юл һәлакәте булган, аларда 16 кешенең гомере өзелгән, 190 кеше имгәнгән-җәрәхәтләнгән. Казанда исә 40 һәлакәттә 2 кеше үлгән, 46сы каза күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100