Ике татарстанлы Россия оборона министры медале белән бүләкләнде
Бүләкләр ТР чакырылыш комиссиясе утырышында тапшырылачак
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган ТР чакырылыш комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча ТР эчке эшләр министры урынбасары Евгений Дәүләтшинга һәм “ТИСБИ” академиясе ректоры Нелла Прусска Россия оборона министрының “Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен” медальләре тапшырылды.
Бүләкләрне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – ТР чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Равил Моратов тапшырды.
Бүләкләрне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – ТР чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Равил Моратов тапшырды.