news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында ике Татарстан көрәшчесе алтын медаль яулады

Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында ике Татарстан көрәшчесе алтын медаль яулады

Әлеге көннәрдә Кыргызстанда VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары уза. 1-5 сентябрьдә катнашучылар традицион һәм милли спорт төрләрендә ярыша. Чолпон-Атада милли көрәш төрләре буенча ярышлар, шулай ук дөнья халыкларының күрсәтмә уеннары үтә. Быел Татарстаннан 8 спортчы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында ил данын яклый.

Бүген кыргыз милли билбау көрәше – алышта ике Татарстан көрәшчесе алтын медаль яулады. 60 килограммга кадәр авырлыкта Илфат Миңнегалиев, ә абсолют авырлыкта Ранис Гыйләҗетдинов җиңүгә иреште.

Илфат Миңнегалиев

news_right_1
news_right_2
news_bot