news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике тапкыр Олимпия чемпионы “Мәскәү-Татарстан күпере” өченче яшьләр форумында катнаша

25 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Мәскәү-Татарстан күпере” өченче яшьләр форумы уза.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). 25 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Мәскәү-Татарстан күпере” өченче яшьләр форумы уза, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында.

Анда ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Светлана Ишмуратова яшьләр белән очрашачак.

Спортка мәхәббәт, җиңүгә омтылу Светлана Ишмуратовага биатлон буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы исемен яуларга ярдәм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot