news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике тапкыр индексациядән соң картлык буенча уртача пенсия күләме 2 834 сумга арткан

Ике тапкыр индексациядән соң картлык буенча уртача пенсия күләме 2 834 сумга арткан
Фото: © «Татар-информ»

Соңгы ике индексациядән соң картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ведомство коллегиясе утырышында хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре узган елның гыйнварыннан 4,8 процентка индексацияләнде. Ә 2024 елның 1 гыйнварыннан – 7,5 процентка», – дип сөйләде докладчы.

Вафин билгеләп үткәнчә, узган ел 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән. Шул ук вакытта инвалидлык буенча пенсия Медицина-социаль экспертиза бюросыннан инвалидлар реестрына кергән мәгълүматлар нигезендә гаризасыз билгеләнә.

Узган ел ахырына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучыларының уртача пенсия күләме 38,2 мең сумнан артык (хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлар өчен), 49,7 мең сумнан артык (Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен) һәм 34,7 мең сумнан артык (һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары өчен) тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100