Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ике районда "Көндәшлекне яклау турында"гы закон бозу очраклары ачыкланган
Бер очрак ТРның Нурлат, икенчесе Менделеевск районнарында ачыкланган
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хуҗалык итүче субъектларга җирле үзидарә органы функцияләрен һәм хокукларын бирү буенча ике эш кузгаткан. Бер очрак ТР ның Нурлат, икенчесе Менделеевск районнарында ачыкланган.
"Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" гы Закон нигезендә ритуаль хезмәтләр оештыру һәм зиратларны карап тоту, шул исәптән җирләү өчен җир кишәрлеге бирү җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кертелгән, аларны җирле үзидарә органнары хәл итә.
ТРның Нурлат муниципаль районы зиратлары җирле башкарма комитет балансында тора, әмма кабер казу өчен рөхсәт бирүне һәм зират кенәгәләрен алып баруны "Чиста шәһәр" ҖЧҖ башкара. Әйтергә кирәк, бер генә федераль акт белән дә хуҗалык итүче субъектка күмү өчен җир кишәрлеген бирү функцияләрен тапшыру каралмаган.
Шул рәвешле, башкарма комитет гамәлләрендә хуҗалык итүче субъектка җирле үзидарә органнарына беркетелгән функцияләр бирүне тыючы "Көндәшлекне яклау турында"гы Федераль законны бозу билгеләре күренә. Әлеге эш 1 октябрь көнне Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсендә тикшереләчәк.
Менделеевск районында да шуңа охшаш очрак ачыкланган: анда җирле үзидарә органы функцияләрен ритуаль хезмәтләр күрсәтү базарында эшчәнлек алып баручы эшмәкәргә бирелгән. Менделевск муниципаль районы башкарма комитетына карата эшне тикшерү 16 октябрьгә билгеләнгән, дип хәбәр итә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз