news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике предметтан гына имтихан биреп керү экспериментында 51 көллият катнаша

Ике предметтан гына имтихан биреп керү экспериментында 51 көллият катнаша
"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина

Төп дәүләт имтиханын тапшыру тәртибендә үзгәрешләр кертелә. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар ике предметтан (математика, рус теле) гына имтихан тапшырып та махсус урта уку йортларына укырга керә алачак. Әлеге эксперимент өчен билгеләнгән көллиятләр һәм белгечлекләр турында "Татар-информ" агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренчә, экспериментта республиканың 51 урта һөнәри уку йорты катнаша. Барлыгы 40 һөнәри белгечлек сайланган.

Ә 10 нчы сыйныфта калырга һәм экспериментта катнашмаган көллият-техникумнарга керергә теләгәннәр өчен, элеккечә дүрт предметтан (ике мәҗбүри һәм теләк буенча сайланган ике) имтихан тапшыру кирәк булачак.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

"Әгәр укучы башта ике предметтан гына имтихан тапшырып, көллияткә керергә уйлаган булса, аннары карарын үзгәртеп, мәктәптә калырга уйлый икән, ул очракта 10нчы класска укырга кала алмый", - дип кисәтте Рәмис Мөҗипов.

Ул май-июньдә төп имтиханнар чорында сынауларын уңышсыз тапшыручыларга сентябрьдә янә мөмкинлек бирелүен искәртте.

Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, эксперименттагы белгечлекләр хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне исәпкә алып сайланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot