news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ике әлмәтледә наркотик тапканнар

Әлеге ир-атларга карата “Наркотик матдәләрне зур күләмдә законсыз рәвештә әзерләү һәм саклау“ маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.

(Әлмәт, 21 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Ике әлмәтледә наркотик тапканнар, дип яза җирле басма.

Патруль хезмәткәрләре 36 яшьлек ир-атта әфьюн төргәге тапканнар. Алынган наркотик матдәнең авырлыгы – 577 гр.

Шул ук көнне 40 яшьлек ир-атта 55,9 граммлы мәк саламы экстракты тапканнар.

Әлеге ир-атларга карата “Наркотик матдәләрне зур күләмдә законсыз рәвештә әзерләү һәм саклау“ маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot